Россия

Россия – федераль хөкүмәтле демократик ил. Россия Федерациясе составына 85 субъект керә. Илдә якынча 146 млн. кеше яши, халык саны буенча Россия дөньяда тугызынчы урынны били.

Дәүләт теле – рус теле, ул илнең барлык төбәкләрендә дә таралган һәм 190 артык милләт вәкилләрен берләштерә.

Россия Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Советы, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасының даими әгъзасы булып тора.

Россия эре минераль һәм энергетик ресурсларга, төрле файдалы казылмаларның зур запасларына ия, алар арасында иң әһәмиятлеләре – нефть, газ, ташкүмер, алтын һәм башка стратегик казылмалар.

Россиядә спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Ел саен ил халкының төрле төркемнәре арасында зур спорт-массакүләм чаралар һәм спартакиадалар уздырыла. 2014 елда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы гамәлгә кертелә башлады.

Россия иҗтимагый сәясәтенең өстенлекле юнәлешенең дәлиле булып соңгы унъеллыкта уңышлы рәвештә тормышка ашырылган статуслы спорт проектлары тора:

2013
XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасын Казан
2014
XXII Кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарын Сочи
2015
Су Спорт Төрләре Буенча 16 нчы ФИНА һәм «Мастерс» Дөнья Чемпионатларын Казан
2016
Хоккей буенча дөнья чемпионатын Мәскәү
2017
FIFA Конфедерацияләр Кубогын Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан
2018
Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын 11 Россия шәһәре
2019
XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиадасын Красноярск