Волонтерлар

Волонтерлар программасын гамәлгә ашыруның яңа этабы

Казанда үтүче 2020 елгы I БДБ илләре уеннары оештыручылары чарага актив рәвештә әзерләнүен дәвам итә!

Барлык job-offers (волонтерга чарада тәкъдим ителүче позиция) да ияләренә барып иреште! Әгәр сиңа job-offer килмәгән икән, борчылма, димәк, син – киләсе кандидат.

Белешмә өчен: без синең “безнең белән” икәнлегеңне аңлау өчен, шәхси кабинетыңда “Мои заявки” бүлегендә “Подтвердить” төймәсенә басарга кирәк.

Бу эшне озакка сузмаска һәм тизрәк үз эшенең профессионаллары төркеменә кушылырга киңәш итәбез.

Ни өчен профессионаллар дисеңме?
Чөнки волонтерлар программасында катнашучы һәркем мәҗбүри рәвештә өч өйрәнү этабы уза:

  • Юнәлеш этабы – волонтерлар бер-берсе белән, чараның спецификасы һәм үзенчәлекләре, волонтерлар программасы, компетенцияләр һәм волонтерлар кодексы белән таныша.
  • Функция этабы – волонтер эшчәнлегенең конкрет функциональ юнәлеше менеджеры, функциональ бурычлар һәм вазифалар белән танышу.
  • Объект этабы – волонтер беркетелгән объект белән танышу.

Беренче этап бик тиздән башланачак!
Быел волонтерларны юнәлеш этабы вакытында өйрәтү дистанцион форматта үтәчәк! Шуңа күрә һәр волонтер өйдән чыкмыйча гына мәгълүмати яктан байый һәм вакытны шәп итеп үткәрә ала!

Барысы хакында да тулырак һәр волонтерның электрон почтасына җибәреләчәк!

Дустым, ашык, иң кызыгы алда!

Әгәр берәр нинди сорау туса, аны хәрәкәтнең уртак почтасына җибәрә аласың – kazanvolunteers@dspkazan.com.

Без элемтәдә

Адрес
Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35нче йорт (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусы), Волонтерлар белән эшләү идарәсе, Б408 нче бүлмә. Бинага керү Студентлар дәваханәсе ягыннан.

Телефон

+7 (843) 222 07 82

E-mail

volunteers@dspkazan.com

Kazan Volunteers командасы яңалыклары белән социаль челтәрләрдә танышып бар