Аккредитация

2021 елда I нче БДБ илләре уеннарын әзерләү һәм үткәрүдә катнашучы барлык клиент төркемнәре мәҗбүри рәвештә аккредитация процедурасын узарга тиеш.

Системада уңышлы теркәлү нәтиҗәләре буенча катнашучы махсус аккредитация бейджын ала, ул башкарыла торган функционал нигезендә сервислар һәм объектларга керү мөмкинлеген бирә. Аккредитация бейджы Уеннарны уздыру чорына бердәнбер рәсми таныклаучы документ булып тора.

  • Катнашучы илләр делегацияләре

    Делегация әгъзаларын (спортчылар, рәсми затлар һәм командалар составында халыкара судьялар) теркәү бер җаваплы зат тарафыннан үзәкләштерелә.

    Теркәү этаплары:
    Делегация составына керүче спортчылар, рәсми затлар һәм судьялар санын билгеләп, санлы заявка тутыру.
    Делегациянең һәр әгъзасының шәхси мәгълүматен һәм фотосурәтләрен күрсәтеп, шәхси анкеталарын тутыру.
    ИГЪТИБАР! Уеннарны оештыручы тарафыннан анкетаны раслау өчен, зинһар өчен, анкетаны “Черновик” статусыннан “На рассмотрении”га үзгәртегез. Анкетаның статусын шәхси кабинетта күзәтеп була.
    Делегация әгъзаларының килү һәм китүе турында мәгълүматне тутыру.
    Аккредитация системасына күчәргә

    Логин, пароль һәм системада эшләү буенча инструкция делегациянең җаваплы заты электрон адресына җибәрелә. Сез теркәлү контакты булып аккредитация системасына кермәгәнсез икән, зинһар өчен, CIS.GAMES@DSPKAZAN.COM электрон адресына мөрәҗәгать итегез.

    Системада теркәү процессы белән бәйле техник сораулар туган очракта, ACCREDITATION@DSPKAZAN.COM электрон адресы аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

    Аккредитация бейджлары аккредитация системасында үз вакытында һәм уңышлы теркәлгән катнашучыларга бирелә (“Активен” анкета статусы). Аккредитация бейджлары гамәлдә булган (системада теркәлгән) паспортның төп нөсхәсен күрсәткән очракта гына бирелә.

    Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм эш сәгатьләре турында мәгълүмат теркәлү процессы тәмамланганнан соң биреләчәк. Яңалыкларны сайтта күзәтеп бара аласыз.

  • Персонал һәм подряд оешмалар

    Эшкә җәлеп ителгән барлык хезмәткәрләрне теркәү оешманың бер җаваплы заты (аккаунт администраторы) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аккаунт администраторына шәхси мәгълүмат һәм фото куеп, һәр аккредитацияләнүче хезмәткәргә индивидуаль анкеталар тутырырга кирәк.

    Шунысына игътибар итегез: “Черновик” һәм “Требуется корректировка” статусларындагы анкеталар Уеннарны Оештыручы тарафыннан каралмый. Анкета Уеннарны Оештыручы тарафыннан раслансын өчен, анкета статусын “На рассмотрении” дигәненә күчерегез.

    Теркәлү процессын башлау өчен сылтама буенча керегез.

    Аккредитация системасына күчәргә

    Логин һәм пароль, шулай ук системада эшләү буенча инструкция аккаунт администраторының электрон адресына җибәрелә. Әгәр Сез оешманың җаваплы заты икәнсез, әмма аккредитация системасына керү өчен логин һәм пароль алмагансыз икән, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең профильле функция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

    Аккредитация бейджлары аккредитация системасында теркәлү процедурасын вакытында һәм уңышлы узган катнашучыларга бирелә (анкета статусы “Активен” булырга тиеш).

    Бейджлар кулында паспорт оригиналы һәм ышаныч язуы булган оешманың җаваплы затына бер пакет итеп бирелә.

    Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат теркәү процессы тәмамланганнан соң хәбәр ителәчәк. Сайтта яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз.

  • ММЧ вәкилләре

    Чит ил ММЧ вакилләре, федераль ММЧ вакилләре, региональ ММЧ вәкилләре

    Аккредитация системасына керү өчен һәр басма оешмадан теркәлү процессы өчен җаваплы бер вәкилне билгеләргә һәм онлайн-заявканы тутырырга кирәк. Заявканы караганнан соң, Уеннарны Оештыручы җаваплы зат адресына логин, пароль һәм аккредитация системасына керү өчен сылтама белән автоматик хәбәрнамә җибәрәчәк. Аккредитация системасында эшләү буенча инструкцияне шәхси аккаунтта карарга була.

    Татарстан Республикасы ММЧ вакилләре

    Теркәлү Респубикасы Татмедиа матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы аша башкарыла. Аккредитация системасына керү өчен тутырылган гаризаны по A.SMETANINA@TATAR.RU электрон адрес буенча җибәрергә кирәк. Гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча җаваплы зат электрон адресына логин, пароль һәм аккредитация системасына керү өчен сылтама җибәреләчәк.

    Теркәлү процессын башлау өчен сылтама буенча күчегез.

    Аккредитация системасына күчәргә

    Аккредитация системасына керү мөмкинлегегез булмаса, яки башка сорауларыгыз булса, MEDIA_OPERATIONS@DSPKAZAN.COM электрон адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

    Системада теркәү процессы белән бәйле техник сораулар туган очракта, ACCREDITATION@DSPKAZAN.COM электрон адресы аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

    ИГЪТИБАР! РФ законнары нигезендә, Уеннарны Оештыручының аккредитация системасында рәсмиләштерелгән аккредитациясе ярышлар вакытында Казан шәһәрендә спорт тематикасы буенча эшләргә хокук бирә, дип хәбәр итәбез.

    Спорт тематикасы буенча булмаган һөнәри эшчәнлек белән, яки эш белән Казаннан читтә шөгыльләнергә җыенасыз икән, сезгә алдан ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Матбугат үзәгеннән аккредитация алырга кирәк. Аны рәсмиләштерү өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаментына ММЧ җитәкчесе имзасы белән сорау, паспорт күчермәсен һәм ике фотография тапшырырга кирәк. Аккредитация процедурасы Россия Тышкы эшләр министрлыгы сайтында урнаштырылган “Россия Федерациясе территориясендә чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентларының аккредитация һәм булу кагыйдәләре” ндә җентекләп язылган.

    Аккредитация бейджлары аккредитация системасында үз вакытында һәм уңышлы теркәлгән катнашучыларга бирелә (“Активен” анкета статусы). Аккредитация бейджлары гамәлдә булган (системада теркәлгән) паспортның төп нөсхәсен күрсәткән очракта гына биреләчәк.

    ИГЪТИБАР! Аккредитация бейджын алу өчен, БДБ уеннарында ММЧ вәкилләренең эш кагыйдәләре белән танышырга һәм аларны имзаларга кирәк булачак.

    Аккредитация үзәгенең урнашу урыны һәм эш сәгатьләре турында мәгълүмат теркәлү процессы тәмамланганнан соң биреләчәк. Яңалыкларны сайтта күзәтеп бара аласыз.