Символика

brand

Логотип

Уеннар логотибы стильләштерелгән кош сурәтеннән гыйбарәт. Славяннар мифологиясендә Ут-кош (Жар-птица) образы бар, Көнбатыш мифологиясендә – Феникс кошы, ә төрки телле халыклар мәдәниятендә Симург, барлык кошлар патшасы турында искә алулар очрый.

Кош һәм кош каурые дөнья халыклары мифологиясендә очу сәләте, югарыга омтылу, җиңеллек, югарылык, ирек, тизлек һәм киңлекне гәүдәләндерә.

Кошның купшы каурыйлары һәм киң итеп җәйгән канатлары БДБ территориясендә яшәүче халыкларның кунакчыллыгы һәм мәдәниятләре төрлелеге идеяларын символлаштыра. Логотиптагы тылсымлы кош каурыйларына оста итеп Берлеккә керүче илләр флаглары колоры төшерелгән.


Талисман

Уеннар талисманы – Татарстан Республикасының символы булган кар барысы. Борынгы язма чыганакларга караганда, республика территориясендә “барсил” дигән болгарлар кабиләсе яшәгән, аны “Барыс кабиләсе, ыруы” дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

Борынгы заманнарда хәзерге татарларның ата-бабалары булган Идел болгарлары ак барысны уңыш тәңресе һәм балалар яклаучы итеп санаганнар. Стильләштерелгән кыяфәттә әлеге җан иясе Татарстан гербында сурәтләнгән һәм республика гражданнарын яклаучыны символлаштыра.

Барыс – көчле, җитез, елгыр, кыю һәм үз-үзенә ышанган хайван, һәм ул кунакчыллык символы һәм Уеннарда катнашучылар өчен уңыш талисманы булачак.

mascot

Рәсми хештег

#KAZAN2021 – БДБ илләре уеннарының рәсми хештегы. Берлеккә керүче илләр флаглары төсләрендә башкарылган.

Уеннар символикасын ничек эшләүләрен биредә белергә мөмкин.

kazan-tag