Уеннар турында

2020 елда Казан I нче БДБ илләре уеннарын кабул итәчәк. Ярышлар Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында узачак.

Россия БДБ илләре уеннарын оештыру инициативасы белән чыкты, ул БДБ дәүләтләренең физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүдә катнашучыларның физик культура һәм спорт советы тарафыннан хупланылды һәм Советның 2019 елның 25 октябрендә кабул ителгән шул ук исемдәге карар белән гамәлгә куелды.

Ярышларда БДБның 11 ил вакилләре катнашыр дип көтелә:

Әзербайҗан
Әрмәнстан
Беларусь
Молдова
Казахстан
Кыргызстан
Таҗикстан
Төркмәнстан
Үзбәкстан
Украина
Россия

Уеннарга 14-23 яшьтәге 3500 спортчы һәм 1100 рәсми зат киләчәк.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак:

  • армрестлинг
  • бадминтон
  • баскетбол (3х3)
  • бокс
  • билбау көрәше һәм татарча көрәш
  • су полосы
  • волейбол (пляжныкы)
  • ирекле һәм грек-рим көрәше
  • гер спорты
  • дзюдо
  • каратэ
  • мас-рестлинг
  • өстәл теннисы
  • йөзү
  • самбо
  • тай боксы
  • бию спорты
  • фехтование
  • футзал
  • нәфис гимнастика
  • шахмат

Якынча 280 медаль комплектын уйнату планлаштырыла.

Ярышлар үткәрү өчен 15 объект җәлеп ителәчәк. Спортчылар яшәү өчен уникаль торак Универсиада авылы комплексы тәкъдим ителәчәк.